Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Каз мамыгыннан парлы чыршылар

Каз мамыгыннан ясалган бу матур ике чыршыны күрдек тә шаккаттык.

Капчык-капчык сарайда эленеп торучы мамыктан шундый матурлык тудырып була дип кем уйлаган!? Йомшак мендәрләрендә иркәләнәбез иркәләнүен, тәмләп йоклыйбыз. Баксаң, оста куллар безнең кул астында булган гап-гади әйберләрдән дә әллә ниләр эшли ала икән бит. Яңа елга шундый нәфис ак чыршы бүләк итсәләр күпләр сөенер иде. Әллә нинди затлы бүләкләрең читтә торсын.Аклык, сафлык, күңел чисталыгы, тормышны ярату, киләсе елга яңа өметләр чагыла анда. Әлеге парлы чыршыларны без Хуҗа Хәсән авылындагы "Аленушка" балалар бакчасында күреп кайттык. Бакча мөдире Нәргизә Канашова Яңа елга балалар, әти-әниләре белән бергәләп әзерләнүләре, иң матур уенчык ясаучыларны ачыклачакларын да әйтеп узды. Ә бу чыршыларны Даниил, Радион Муллиннар ясаган булып чыкты. Куш-күлдән икән үзләре, көндә күрше авылга балалар бакчасына йәртәләр. Балалар бакчасында сабыйларның сәләте ачыла, алар мәктәпкә әзер булып керәләр. Йокы сәгатенә туры килү сәбәпле, малайларны фотога гына төшереп булмады. Бәлки сезнең арада да Муллиннар кебек уңганнар бардыр. Яңа елга ясаган уенчыкларыгызның фотоларын безгә дә җибәрегез, сайтыбызга урнаштытырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Каз мамыгыннна парлы чыршылар