Казан аэропортындагы фаҗига барлык Кайбыч халкын тирән кайгыга салды
Узган атнаның якшәмбе киче безгә кайгылы хәбәр китерде: Мәскәүдән кайтучы "Боинг-737" самолеты Казан аэропортына төшкәндә шартлады. Фаҗига вакытында самолеттагы барлык кешеләрнең дә - 44 пассажир һәм алты экипаж әгъзасының гомере өзелде.
Экстрен психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә 8-800-775-17-17 телефоны эшли. Тагын бер "кайнар линия" телефоны Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында ачылды: 8-843-227-46-50. 18 ноябрьдә республикада матәм көне игълан ителде, дәүләт байраклары төшерелде, күңел-ачу чаралары кичектерелде. Кайбыч халкы авиаһәлакәттә һәлак булучыларның гаиләләре, туганнарының авыр кайгысын уртаклаша, мәчетләрдә, чиркәүдә алар рухына дога кылынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев