Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Казанда олы йөрәклеләр форумында кайбычлылар да катнашты

Казан шәһәрендә үз гаиләләренә караучысыз калган балаларны тәрбиягә алган ата-аналарның II республика форумы узды.

Гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру максатындагы бу форумда олы йөрәкле кешеләр - уллыкка яки кызлыкка алучылар, опекуннар, ятимнәрне, караучысыз калган балаларны үзләренең җылы кочагына сыендыручыларга ярдәм итү, балаларны гаиләгә урнаштыру формаларын үстерү хакында зур сөйләшү булды. Анда Бәрлебашында чит балаларны җил-яңгыр тидермичә үстерүче Галия Салаватова, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, опека һәм попечительлек бүлеге белгече Зөлфия Гарәфетдинова катнашты. Бүгенге көндә безнең районда 15 гаилә чит баланы үз тәрбиясенә алган, аларда 27 бала үсә. Ә 13 опекун гаиләсендә, ягъни туганнарында 18 бала тәрбияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанда олы йөрәклеләр форумында каайбычлылар да катнашты