Казанда – ярминкәдә
Сентябрь аеннан башлап районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Казан шәһәре халкын үзләре җитештергән продукция белән шатландырды.
3 ноябрьдә районыбыз товарлары җитештерүчеләре кабат Казан шәһәренең Яңа Савин районы базарына көзге ярминкәгә барды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең сыйфат буенча консультанты Илфат Шәрәфиев әйтүенчә, ярминкәгә бу юлы 31 автомобильдә товар төяп килгән агрофирмалар, хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр, Зур Подберезье, Ульянково, Ябалак авыл җирлекләре үз продукциясен шәһәр халкына тәкъдим итте. Сәүдә барышы белән танышырга ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм аның урынбасарлары Айдар Сәлахов, Шәүкәт Сөнгатов килде. Министр кайбычлыларның ярминкәгә әзерлегенә югары бәя бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев