Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Казанга- алдынгылар слетына

Күптәнге традиция буенча, кырлардан тир түгеп үстерелгән уңышны җыеп алгач, авыл хуҗалыгы производствосында иң югары уңышларга ирешкән хезмәт алдынгыларын Казан үзенә җыя.

Быел да Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан башкаласында 9 октябрьдә республикабызның барлык районнарынан уңган игенче -механизаторлар, терлекчеләр, автомобиль йөртүчеләр "Уңыш - 2012" бәйрәменә җыелачак.

Әлеге чарада составында муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, "Кайбычагрохимсервис" ачык акционерлык җәмгыяте директоры Фәргать Сибгатов, "Гөбенә" агрофирмасы савымчысы Галина Митрофанова, шул ук агрофирманың дуңгыз караучысы Елена Ипатьева, "Алтын кырлар" җәмгыятеннән комбайнчы Хәмзә Мохтаров, "Заволжье" җәмгыятеннән тракторчы Сергей Петров булган Кайбыч районы делегациясе дә катнаша. Хезмәт алдынгыларына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы азык-төлек тутырылган тартмаларын җибәрде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Уңыш – 2012”