Көчле буран Кайбычка зыян салдымы?
2-3 февральдә купкан буран бөтен республика, шул исәптән Кайбыч энергетикларына да өстәмә мәшәкатьләр тудырды.
Карлы җил-давыл штормын безнең районның ничек кичерүе хакында "Кайбыч электр челтәре" оешмасы җитәкчесе Ленар Гаффаров болай дип белдерде:
- 1 февральдә 23 сәгать 10 минутта диспетчерлык пультына Турминский авылында, электр линиясенә агач авып, электр үткәргече өзелү турында хәбәр килеп төште. Кыр Буасы, Кушкүл, Алексанровка авыллары утсыз калды. Утны иртәнге сәгать бишкә ялгадык. Көн дәвамында Бәли, Мөрәле, Борындык, Кошман, Федоровское, Мәлки, Ульянково, Морза Бәрлебашы, Чүти, Корноухово, Хуҗа Хәсән, Воскресенский авылларында ут бетеп алды. Биш техника һәм өч бригада эшләде. 2 февральдә кичен барлык авылларда да җимереклекләр төзәтелде, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев