Кече авыллар да юллы булыр
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә даими яшәүче кешеләр саны 125тән артмаган кече авыллар өчен "Татарстан Республикасында авыл юлларын проектлау"ның яңа стандарты эшләнде һәм кабул ителде.
Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы халкы 51-125 кеше булган авылларның исемлеген төзеде. Ул 2012-2015 елларда юллар төзүне үз эченә ала.
2012 елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматларга караганда, районда 22 торак пунктның каты өслекле керү юлы (гомуми озынлыгы 64,4 чакрым) юк. Шул исәптән тугыз авылда кеше саны 50дән артмый, сигезендә - 51-125, бишесендә 125тән артык кеше яши. Юл эшләре программасы нигезендә 2011 елда барлыгы 161,2 миллион сумлык юл төзелешләре алып барылды. 2012 елга каралган проект нигезендә финанслау суммасы 174,6 миллион сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев