Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Кайбыч мәчетендә бабайларга юрганнар бүләк иттеләр

Кече Кайбыч мәчетендә бүләк тапшыру тантанасы булып узды: шушы мәчеткә даими йөрүче җиде бабайга җылы йомшак юрганнар бүләк иттеләр.

Әлеге авыл мәчетенең хәйриячелек белән шөгыльләнүен барыбыз да беләбез. Яңа ел алдыннан биредә мәктәп укучыларына күчтәнәчләр тапшырганнар иде. Мондый бүләкләрне мәчет һәр ел саен әзерли. Быел Яңа ел күчтәнәчләреннән мәчеткә йөрүче унсигез картка да өлеш чыгарганнар. Инде бу юлы авыл имамы Мәгъзүм Тимершин бабайларга җылы юрганнар тапшырды. Әлеге бабайларның барысы да - авыл хуҗалыгының төрле тармакларында эшләп лаеклы ялга чыгып, даими рәвештә мәчеткә йөрүчеләр.

- Авыл халкыннан җыелган сәдака акчалары юк-барга сарыф ителми, бигрәк тә фитыр, фидия сәдакалары. Без ул акчаларга төрле бүләкләр алып, мохтаҗларны, сабыйларны, ятимнәрне, өлкәннәрне сөендерергә тырышабыз. Өч тапкыр үзебезнең районда урнашкан Картлар һәм инвалидлар йортына бардык, 520 метр рәшәткә алып, зиратны тоттык. Исән-сау булсам, озак еллардан бирле шушы мәчеткә йөрүче бабайларга җылы юрганнар бүләк итәр идем дигән сүзем бар иде, шөкер, ул көн дә килде, - диде Мәгъзүм ага.

Закир ага Вахитов, авырып тору сәбәпле, аның бүләген алырга кызы Оркыя Гарәфетдинова килгән иде.

- Бернинди бәйрәмнән калдырмыйлар, шулкадәр игътибар күрсәткән өчен, авылыбыз мәчетенә, хәйрия эшчәнлегенең башында торучы имамыбызга барлык авыл халкы исеменнән чын күңелдән рәхмәт белдерәм, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Кайбыч мәчетендә бабайларга юрганнар бүләк иттеләр