Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Кайбыч укучыларына Яңа елга — мәчет бүләге

Яңа ел алдыннан бөтен җирдә кичәләр, тамашалар гөрли. Андагы иң истә кала торган күңелле мизгелләр, ул да булса - бүләкләр, күчтәнәчләр алу. Яңа елны каршыларга бер көн кала,Кече Кайбыч мәктәбендә дә шундый күңелле кичә булып узды. Авыл имамы Мәг зүм Тимершин биредә белем алучы унбер укучыга күчтәнәчләр тапшырды.

Кече Кайбыч балаларының Мәгъзүм ага кулыннан беренче генә тапкыр бүләк алулары түгел. Бирегә ул, Кыш бабай кебек, ел саен килә. Күчтәнәчләрен төяп, быел да килеп җитте.

--Мәчеткә бирелгән акчалар юк-барга сарыф ителми. Фитыр сәдакасына Аллаһ Тәгалә балаларны сөендерергә кушкан. Без бу бүләкләрне әнә шәул акчага сатып алдык. Сабыйлар сөенсен, рәхәтләнеп белем алсыннар. Шушы балалардан башка безнең киләчәгебез юк. Аларга без бөтен шартларны тудырырга тырышырга тиешбез. Шөкер, авылыбызда зур гына балалар бакчасы төзелә башлады. Моңа бик сөенәбез. Районыбыз да күз алдында үсә бара. Моның өчен район башлыгына бик зур рәхмәт, - диде Мәгзүм ага, балалар һәм ата-аналар алдында чыгыш ясап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Кайбыч укучыларына Яңа елга — мәчет бүләге

2
X