Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Мәме авылы ветераны Александр Ершов Казанга Президент белән очрашуга бара

8 майда Казанда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраша. Республикабыз шәһәр-районнарыннан килүче ветераннар делегацияләре арасында кайбычлылар да бар. Шуларның берсе- Кече Мәме авылында яшәүче Александр Ершов. Ул узган ел да Президент белән очрашуга барган иде. 87 яшьтә булуына да карамастан, ул әле дә...


- Сугышта да Рокосовский командалагындагы беренче Белоруссия фронтында 108 нче күперләр бригадасында шофер идем мин,- диде ул.
Бөек Ватан сугышына 1943 елның августында алалар аны. Бер класста укыган 13 егет бер көнне чыгып китә яу кырына. Мәктәп укучылары белән очрашуларга баргач, Польшаны фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашуы, Одер елгасын кичкәндә яралануы, госпитальдә дәвалануы, туган авылына 1945 елның 1 гыйнварында әйләнеп кайтуы турында сөйли ул. Сугыш тәмамланганга дистә еллар узса да, аннан алган яралары әле дә үзен сиздерә. Җитмеш елдан артык инде ул аягында һәм башында снаряд кыйпылчыгын йөртә. Операция ясатып алдырырга да җыенган, әмма табиблар моның гомере өчен куркыныч булуын әйткән. Александр Ершов Президент белән очрашуга баруын түземсезлек белән көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Мәме авылы ветераны Александр Ершов Казанга Президент белән очрашуга бара