Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Мәме халкына — Республика көненә бүләк

Кече Мәме авылы халкы бу көннәрдә шатлык кичерә: ниһаять, алар да өйләренә су кертә алачак. Ә өйдәге суның рәхәтлекләрен сөйләп аңлатасы да түгел. Бу авылда суүткәргече бөтенләй сузылмаган булган, эчәр суны капка төбенә, ишегалдында үзләре казыган коедан алганнар. Әле шушы көннәрдә генә анда өр-яңа суүткәргече файдалануга тапшырылды. Моны авыл халкы...

Халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү максатындагы "Чиста су" программасы нигезендә бу авылны сулы итү эше узган елның августында башланып киткән иде. Көздән скважина бораулап, 4,5 чакрым озынлыгында суүткәргеч сузып калдырганнар. Авыл урамнарында янгын сүндерү машиналары өчен гидрантлар куелган, 50 кубметр сыйдырышлы су башнясына, су тулгач, аны туктату өчен махсус автомат урнаштырганнар.

Эш күләме зур булса да, төзүчеләр объектны билгеләнгән вакытка өлгертте. Аны тапшыру тантанасына район башлыгы булып эшли башлавының беренче көннәреннән үк Кече Мәме авылына су керттерүне максат итеп куйган Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде.

- Су - безнең тормышыбызның нигезе ул. Сәламәтлегебез эчәр суның ни дәрәҗәдә сыйфатлы булуына бәйле. "Чиста су" дәүләт программасының максаты да халыкны санитар, куркынычсызлык кагыйдәләре таләпләренә җавап бирүче су белән тәэмин итү, - диде ул. - Сүз дә юк, урамнарга суүткәргеч сузу зур чыгымнар сорый. Хөкүмәтебезнең авылда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән төрле программалары безгә нык ярдәм итә. Кече Мәмегә су кертү өчен 8,5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Хәзер кышкы салкыннарга кадәр теләге булган һәркем аны өенә кертә ала. Төзүчеләргә, җитәкчеләре Ринат Миначевка рәхмәтлемен. Алар үз эшләрен сыйфатлы итеп башкарып чыкты.

Әңгәмәбезгә Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Тамара Алексеева да кушылды:

- Авылда йөзләп шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Скважинадагы су мәктәпкә генә кертелгән иде. Башка авыллардагы кебек безнең хуҗабикәләрнең дә автомат машинада кер юасы, душ кабиналары, санузеллар куйдырасылары килә. Хәзер хыяллары чынга аша инде, - диде ул.

Коедагы болганчык суыннан зарланган Анна апа Козина да хәзер шат инде:

- Кое суы бераз торгач кына тона шул. Әмма башкасы булмагач, шуны эчтек, кая барасың. Суны өебезгә быел ук кертәчәкбез. Гомергә бер генә яшибез бит, дөнья рәхәтен күреп калырга кирәк. Соңгы еллар эчендә авылыбыз танымаслык булып үзгәрде: юллар төзелде, мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды, фермада да ремонт эшләре бара. Хәзер урамнарга су да кертелде. Шундый уңайлыклар тудырулары, киләчәгебезне кайгыртулары өчен җитәкчелеккә рәхмәтлебез.

Әле төзүчеләр эшне туктатмый: өйләренә су кертүчеләрнең теләген дә алар тормышка ашырачак.

Судан башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Әмма, шулай булуга да карамастан, без еш кына аның дөньядагы бар тереклек, сәламәтлегебез өчен нинди зур көчкә ия булуы турында сирәк уйланабыз. Белгечләр исәпләвенчә, эчә торган суның сыйфатлы булуы безнең илдә уртача гомер озынлыгын биш-җиде елга кадәр озынайта ала икән.

Россия халкын яхшы су белән тәэмин итү буенча максатчан эш алып барыла. 2011-2017 елларга кадәр исәпләнгән «Чиста су» Федераль программасы кабул ителү - шуның ачык мисалы. Әлеге программа илебезнең барлык төбәкләрендә дә, шул исәптән

Кайбычта да, уңышлы тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Мәме халкына — Республика көненә бүләк