Кече Мәмедә халык җыены узды
23 гыйнварда Кече Мәме авылы клубында җирлектәге узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау максатында халык җыены узды.
Әлеге җирлек дүрт авылны берләштерә: Кече Мәме, Имәнле-Бортас, Малала, Пәтрәки авыллары керә. Авыл әирлегендә барлыгы 591 кеше яши.
Җыелышта Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район прокуроры Руслан Заһретдинов, шулай ук социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды, район электр элемтәсе узелы, почта элемтәсе хезмәткәрләре, үзәк сырхауханә табиблары катнашты. Җыен барышында залдагы халык үзләрен борчыган сорауларына җавап тапты, авыл тормышының киләчәге хакындагы максат-ниятләр белән танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев