Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Мәмедә интернет проблемасы җиңел хәл ителде

Авыл җирлекләрендә ел башында үткәрелүче отчет җыелышлары вакытында халык үзләрен дулкынландырган сорауларны да күтәрә. Район җитәкчелеге, оешма-предприятиеләре начальниклары катнашында узучы бу җыелышларда яңгыраган сорауларның барысы да, бәхеткә, уңай хәл ителә. Аларның үтәлеше контрольгә алына.

Кече Мәмедә дә район электр элемтәсе узелы җитәкчесе Игорь Канашовка адресланган сорау да һавада эленеп калмыйча, уңай чишелешен тапты. Ул вакытта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сорауны игътибар белән тыңлаганнан соң, аңа проблеманы тиз арада чишү бурычын куйган иде.

Әлеге авылда яшәүче Вячеслав Алипов, башка җирлекләргә караганда, интернетның тизлеге азрак булуына зарланды. Тоткарлык белән эшләүче интернетның нинди кыенлыклар тудыруын санап үтәргә кирәкмидер. Ләкин ярты ел да үтмәде, Кече Мәмедә аның эшләве яхшырды. Билгеле инде, әкияттәге кебек үзеннән үзе булмады ул. Авыл халкы зур тизлекле интернетка тиз генә ирешә алмаган булыр иде әле. Бәхеткә, аларга «250 +» проекты ярдәмгә килде. Агымдагы елда барлыкка килгән әлеге проектның максаты - 250 дән артыграк кеше яшәгән торак пунктларга җепсел-оптик элемтә (ВОЛС) үткәрү. Кече мәмелеләргә исә бу өлкәдә бәхет елмайды: авылда 380 кеше яши. Кайбыч һәм Буа элемтечеләре кыска срокларда өч чакрым озынлыкта элемтә линиясе сузды һәм кабельны челтәргә тоташтырды.

Без Вячеслав Алипов белән элемтәгә кердек һәм хәзер интернетның ничек эшләве белән кызыксындык:

- Мин, әлбәттә, белгеч түгел, байтлар һәм пиксельләрне белмим, ләкин шунысын әйтә алам, интернет эшли, өзеклекләр юк, алга таба да шулай булсын иде, - дип җавап бирде ул.

Вячеслав әфәнде кебек үк, без беребез дә тормышыбызны интернеттан башка күз алдына китерә алмыйбыз: мәгълүмат эзлибез, без анда һава торышын беләбез, дуслар табабыз, афишалар

белән танышабыз, сату-алу эшләрен башкарабыз. Ә инде ай ахыры якынлашу белән, өйдән чыкмый гына газ, ут, элемтә өчен түлибез. Бәхеткә, моның өчен барлык шартлар да бар: Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы эшли.

Кайбыч районында торак пунктларга җепсел- оптик элемтә үткәрү 2007 елда башланган. Райондагы 25 АТСның 22 се инде аңа тоташкан. Узган ел Мөрәле белән Шүширмә авыллары тоташтырылган. Әлеге элемтә линиясе якын арада Ябалакта, Надеждинода һәм Салтыйганда да барлыкка килер дигән өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев