Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Керәшен чибәре” бәйгесендә Кайбыч кызы җиңде

Мамадыш районының Җөри авылында узган Питрау бәйрәмендә республиканың төрле районнарыннан килгән иң чибәр керәшен кызын ачыкладылар.

Быел унбишенче тапкыр үткәрелгән әлеге бәйрәмдә кайбычлылар чын мәгънәсендә бөтен керәшен дөньясын шаккаттырды. Тамырлары Иске Тәрбит авылына барып тоташучы яшь җырчы Алина Давыдова анда гүзәлләрнең гүзәле булып танылды. Алинаның әтисе шушы авылныкы, шуңа да Кайбыч районы данын яклап чыгыш ясады. Үз чыгышында Иске Тәрбит ягы керәшеннәренә генә хас йолаларны күрсәтте, аларча биеде, безнең як җырларын башкарды. Аңа теләктәшлек белдерергә барган "Сәүдияр" фольклор ансамбле җырчыларының тула басу күренешен күрсәтүләре барысында да кызыксыну уятты. Мәлки кызы Ирина Иреева да катнашты бу бәйгедә һәм милли гореф-гадәтләрне яхшы белүче кыз буларак җиңү яулады. Ул чыгыш ясаганда авылындагы "Балдырган" фольклор ансамбленә йөрүче балалар яңгыр боткасы пешерде. Озакка сузылган корылыктан соң яңгыр теләп пешерәләр аны. Питрауда да, казан асып, тәмле ботка белән карендәшләрен сыйладылар. Ирина диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Ә төп җиңүче Алина Давыдовага асыл ташлар белән бизәлгән күчмә таҗ һәм 50 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Керәшен чибәре” бәйгесендә Кайбыч кызы җиңде