Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Керәшен җырларын иң оста башкаручыларның "Туым җондызы"- "Раштуа йолдызы" фестиваленең зона туры быел Мәлкидә уза

Татарстан Керәшеннәр җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова белән "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен ансамбле җитәкчесе Артур Поляков Кайбычта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән декабрьдә үк шул хакта фикер алыштылар.

Фестиваль урыны итеп Кайбычны сайлаулары бер дә очраклы хәл түгел, чөнки Кайбыч- керәшеннәр күп яши торган һәм гореф-гадәтләр сакланган төбәк. Аның максаты- керәшен җырларын оста итеп башкаручыларны ачыклау, сәләтләрен үстерүгә ярдәм итү, керәшеннәрнең этник үзенчәлекләренә игътибарны арттыру. Район башлыгы мәдәният хезмәткәрләренә фестивальне югары дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйды. "Туым җондызы"ның зона сайлап алу туры 18 гыйнварда иртәнге сәгать унда башлана. Бу көнне "Керәшен татарларының көйләре" дигән китапны презентацияләү дә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Керәшен җырларын иң оста башкаручыларның "Туым җондызы" "Раштуа йолдызы" фестиваленең зона туры быел...