Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Керәшен җырларын яшь башкаручыларның Казанда узачак "Туым җондызы" фестивалендә кайбычлылар да катнаша

Татарстанда быел сигезенче тапкыр керәшен җыруларын яшь башкаручыларның "Туым жондозы" - "Рождественская звезда" фестиваль-конкурсы оештырыла.

Фестивальнең тарихы бай - алдагы ел катнашучылары үзләре турында оныттырмый, иҗади юлларын тагын да югары дәрәҗәдә дәвам итәләр. Төрле ел конкурсантлары "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамблендә эшлиләр, Татарстанның югары музыка уку йортларында белем алалар, бүтән танылган ансамбльләрдә чыгыш ясап, керәшеннәрне халыкара конкурс һәм фестивальләрдә күрсәтәләр.

"Туганайлар" газетасы сайты язганча, "Туым жондозы" - VIII фестиваль-конкурсы үз өстенә керәшен музыка иҗатының иң яхшы үрнәкләрен пропагандалауны, үзенчәлекле ансабль һәм солистларны, халык иҗаты әсәрләрен башкаручыларны табуны максат итеп куя.

Беренче сайлап алу турлары Татарстанның биш зонасында - Чистай, Зәй, Кайбыч, Алабугада һәм Казанда үтте. "Туым жондозы" - "Рождественская звезда" фестиваль-конкурсының йомгаклау туры 17 январь көнне Казан шәһәренең "Ак Барс" Яшьләр үзәге концертлар залында узачак. Анда Татарстанның 20дән артык шәһәр-районнарыннан кала, Башкортстанның Бакалы, Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районнарыннан һәм Йошкар-Оладан килгән конкурсантлар да катнашачак. Конкурс җиде номинациядә узачак: "Этник вокал", "Халыкчан вокал", "Фольклор-эстрада вокалы", "Фольклор ансамбль", "Вокаль ансамбле", "Вокаль-инструменталь ансамбль", "Инструменталь ансамбль". Җиңүчеләргә конкурс-фестивальнең Лауреаты исеме белән дипломнар тапшырылачак.

Фестивальнең Гала-концерты 16 сәгатьтә башлана. Билетлар буенча 8 917 936 63 68 (Алиса Спиридонова) номерына мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Керәшен җырларын яшь башкаручыларның Казанда узачак "Туым җондызы" фестивалендә кайбычлылар да катна...