Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән мәктәбендә “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәгенә укучылар яратып йөри

Мондый үзәк Олы Кайбычта узган ел ачылган иде. “Үсеш ноктасы” – илкүләм проект. Аның максаты – шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасында техник базалар, заманча мөмкинлекләр тудырудагы аерманы киметү.

Чөнки укучылар, кайда яшәүләренә карамастан, бүгенге көн таләпләренә яраклы сыйфатлы белем алырга хокук­лы. Һәр яктан камил шәхес тәрбияләргә мөмкинлек бирүче мондый үзәкләрне ачуга “Мәгариф” илкүләм проекты юл ача. Әлеге проект 2019 елдан 2024 елга кадәр гамәлгә ашырыла. “Үсеш ноктасы” үзәген ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Петрова катнашты.
Проектны тормышка ашыру укучыларда заманча компетенцияләр һәм күнекмәләр булдыруга юнәлтелгән. Технология, информатика, тормыш иминлеге нигезләре фәннәре буенча да масштаблы эш алып бару күздә тотыла.
– Илебез Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын яхшырту өчен шундый юнәлешләр билгеләде. Аларның берсе “Үсеш ноктасы” дип атала. Бездә балаларга сыйфатлы белем бирүгә барлык шартлар да тудырыла. Мәктәп программасыннан кала, өстәмә белем бирү буенча да зур мөмкинлекләр ачыла. “Үсеш ноктасы” үзәге ныклы белем бирүгә яңа этәргеч булсын иде, – диде Рәмис Хәялиев.
Мәктәп директоры Надежда Макарова әйтеп узганча, бу үзәк ачылуга барысы да сөенә.
– Әлеге проект кысаларында информатика классына 10 мобиль ноутбук, тормыш иминлеге нигезләре классына җиһазлар кайтартылды, технология классына да җиһазлар кайтып җитәчәк. Хәзер безнең алда зур бурычлар тора, үсешнең киң мөмкинлекләре ачыла. “Үсеш ноктасы” үзәгендә эшләү өчен укытучыларыбыз Сергей Губеев, Альберт Перепелкин, Светлана Бартязова, Александр Губеев һәм үзем җәй көне махсус курсларда белем алып кайттык, – диде Надежда Николаевна.
Үзәк ачылган көнне робот техникасы, шахмат уйнау, зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер-класслар тәкъдим иттеләр. Шахмат зонасында бу уен белән мавыгучы укучылар шөгыльләнә. Технология кабинетында укучылар үзләре ясаган робот техникасы белән читтән идарә итеп күрсәттеләр. Информатика кабинетында тугызынчы класс кызлары, егетләре  ноутбукларда төрле программаларда эшләп карады. “Үсеш ноктасы” үзәгенең кабинетлары белән дә таныштык. Биредә ремонт эшләрен райондагы төзелеш оешмасы башкарган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X