Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсәннең уңган тракторчысы елны уңышка юрый

Район күләмендә башкарылган эшләрдә “Дубрава” җәмгыятенең дә өлеше саллы.

Әлеге җәмгыять райондагы сөрү җирләренең 80 процентка кадәр мәйданын били. Биредә үз эшенең осталарына әйләнгән механизаторлар эшли. Җәмгыятьнең өченче филиалында “МТЗ- 1221” тракторында эшләүче Аркадий Орлов та шундый уңганнарның берсе. 
- Хәзерге вакытта Кушкүл авылы янындагы басуда культиватор белән чәчү өчен туфрак әзерлим. Көнлек норманы арттырып үтәргә тырышам. Хезмәтемнең бар нечкәлекләрен дә беләм, чөнки язгы кыр эшләрендә унберенче елын катнашам . Армиягә киткәнче үк механизатор булып эшли башлаган идем, - диде ул. - Әтием Александр да яшьлек елларында механизатор булып эшләде, инженер булуына да шактый еллар узган инде. Чәчү тоткарлыксыз барсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Эштән кайтуымны тормыш иптәшем Эльза, өч балам көтә. 
Бүген кайсы гына механизатор белән сөйләшмә, барысы да язгы чәчүнең вакытында тәмамлау һәм югары уңыш алу уе белән яна.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗа Хәсәннең уңган тракторчысы елны уңышка юрый