Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кичкеево авылында һәр йортта диярлек “Кайбыч таңнары”н укыйлар

Табигатьнең гүзәл почмагына сыенып утырган Кичкеево авылында район газетасын яратып укыйлар. -Безнең авылыбыз кечкенә, район үзәгеннән шактый ерак урнашкан,- диде безгә Надежда Калеева.- Шуңа да барлык хәбәрләрне район газетасы аша белеп барабыз.


Кече Подберезье авылыннан килгән Нина Давыдова, Галина Воробьева, Валентина Балтасеваларны да Кичкеево авылында очраттык без. Алар авылдагы дин әһеле Алексей атакай һәм башка авылдашлары белән бергә, исеме тарихка гына кереп калган Чистые Ключи авылы янындагы часовня каршысында узган дини бәйрәмгә килгән иде. Бу көнне анда Олы көннән соң тугызынчы җомгада уза торган чара (крестный ход) үтте. Җор телле әбиләрнең барысы да газетага язылган булып чыкты.
Кичкеево авылында дүрт елга якын хат ташучы булып эшләүче Валентина Туртыгина авылда һәр йортта диярлек "Кайбыч таңнары"на язылуларын әйтте.



-Безнең авылда 23 йортта җитмешләп кеше яши. Күбесе өлкән яшьтәгеләр. Алар минем почта алып кайтуымны урамда ук көтеп алалар. Авылда кибет булмагач, элек товарларны да үзем алып кайтып бирә идем. Хәзер атанга бер тапкыр Олы Подберезьедан автолавка килә, ипи, азык-төлек саталар. Сатучы Лариса Нагоркина кемгә нинди товар кирәклеген яхшы белә. Автолавка килүен дә көтеп алалар,- диде ул.



Хат ташучының алтынчы класста укучы кызы Маша да велосипедында әнисенә почта таратырга булыша.
Бүгенге көндә район буенча "Кайбыч таңнары"на 2529 данә язылганнар. Әмма без абунә ахырына кадәр аңа язылучыларның саны тагын да артыр, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кичкеево авылында һәр йортта диярлек “Кайбыч таңнары”н укыйлар