Киләчәкне уйлап
Узган атнаның җомгасында ТР Президенты аппаратында "Илемнең киләчәге - минем кулларда" дигән республика бәйгесендә җиңгән укучыларны бүләкләделәр.
Ришвәтчелеккә каршы юнәлештәге әлеге бәйгене бер ай элек ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән иде. Район мәгариф бүлегеннән укучылар язган иң яхшы иншалар, шулай ук алар ясаган плакатларны Казанга җибәрделәр. Республика бәйгесе җиңүчеләре арасында Федоровское урта мәктәбе укучысы Кирилл Макаров (җитәкчесе Ольга Сахарнова), Иске Тәрбит мәктәбе укучысы Елена Демьянова (җитәкчесе Нина Федорова) бар иде. Аларга бүләкләрне ТР Президенты идарәсенең ришвәтчелеккә каршы бүлеге начальнигы урынбасары Ренат Гайнетдинов тапшырды. Соңыннан укучылар өчен Кремль буенча сәяхәт оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев