Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Китапханәләрдә – яңа китаплар

Район үзәк китапханәсе һәм авыл китапханәләренә яңа китаплар әледән-әле кайтып тора.

Китапханәгә федераль бюджеттан бүлеп бирелгән 44 мең сум акчаның җиде мең сумына газета-журналларга язылганнар, ә 29 мең сумына Казандагы "Аист-Пресс" сәүдә йортыннан балалар һәм зурлар өчен төрле жанрдагы китаплар кайтарттылар. Китапханә Татартсан китап нәшриятында дөнья күргән китаплар белән дә баетылды. Комплект бүлегендә эшкәртү узганнан соң, алар авыллардагы 28 китапханәгә таратылачак. Укучылар Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы", "Көтеп узган гомер", "Сагынырсың - мин булмам" кебек китапларын аеруча яратып, чират торып укый икән. Шуңа да бу китапларны һәм Мәдинә Маликованың "Саф сөю турында кыйсcалар" дигән әсәрен сату өчен дә алып кайтканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Китапханәләрдә – яңа китаплар