“Әкият” курчак театрында
Казан шәһәрендәге "Наз" ятим һәм физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга ярдәм итү фонды Кайбычтагы яшь дуслары белән даими элемтәдә тора.
Әлеге фондның Президенты Нурания Сәйфетдинова чакыруы белән бүген Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә белем алучы укучы Татарстан башкаласы Казанга китте. Алар башка төбәкләрдән килгән яшьтәшләре белән берлектә "Әкият" курчак театрында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Су анасы" әкиятен караячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев