Классик әсәргә яңа караш
Колаңгы авыл җирлегенең үзешчән артистлары 12, 17, 18 гыйнвар көннәрендә Федоровское, Зур Подберезье, Арыслан тамашачылары алдында концерт белән чыгыш ясады. Яңа ел көннәрендә тамашаны Колаңгы халкына тәкъдим иткәннәр иде.
Концертның сюжеты Николай Гогольнең "Раштуа алды төнендә" әсәренә корылган. Рус классигы әсәренә үзгәрешләр кертеп, ялгыз башкаручылар һәм "Радуга" ансамбле башкаруында җыр һәм биюләр белән чиратлаштырганнар. "Кәкре көзге" үрнәгендәге сатирик миниатюралар да тамашачы күңеленә хуш килде. Колаңгы авыл клубы мөдире Наталья Развалова җитәкчелегендәге үзешчән коллективны авылларда яратып каршы алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев