Клиентларга уңай шартлар тудырылган
Кайбыч районы Пенсия фонды идарәсе җәмәгать үзәгенең беренче катында клиентлар өчен көтеп тору бүлмәсе булдырды.
Анда ял почмагы урнашкан, һәр клиентны аерым кабул итү өчен шартлар тудырылган. Балалар почмагында сабыйлар Ана (гаилә) капиталы сертификатын рәсмиләштерү өчен килгән әнисен көтеп тора ала, өстәл уеннары уйнарга мөмкин.
Клиентларның вакытын экономияләү максатында кабул итүгә алдан язылу мөмкинлеге оештырылды. Телефоннан язылырга да була, белешмә алу өчен заказ биреп, соңыннан шәхесен белдерүче документ белән клиент үзенә уңайлы вакытта аны алып китә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев