Кәҗәңне урамга чыгарсаң – административ комиссиягә рәхим ит!
Административ комиссиягә җәй көне эш аеруча арта.
Төзекләндерү, чисталык кагыйдәләре турында да халык арасында даими аңлату эшләре алып барылуга карамастан, административ кагыйдәләрне бозучылар бер дә кимеми. Югыйсә, район газетасы битләрендә дә экологлар, уполномоченныйлар, полиция хезмәткәрләреннән кисәтү алып, административ җаваплылыкка тартылучылар турында даими язып киләбез. Комиссия кармагына икешәр тапкыр эләгүчеләр дә бар. Димәк, сабак алмаганнар, йорт тирәләренең чисталыгына битарафлык күрсәтәләр.
Комиссиянең чираттагы утырышында Федоровскоеда яшәүче ханымга карата төзелгән беркетмә каралды. Полициянең участок уполномоченные аңа беркетмәне унҗиде баш кәҗәсен даими рәвештә урамга чыгарып җибәргәне өчен төзегән. Шуның өчен аңа ике мең сум күләмендә штраф түләргә туры килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев