Колаңгыда мәчет төзелеше тулы куәтенә бара
Колаңгы станциясендә күпмилләтле халык яши. Мәчет һәм часовня төзү мәсьәләсен җыелыш саен күтәрүләренә дә гаҗәпләнәсе юк: халкыбыз дингә тартыла, рухи яктан байый бара. Хәзер биредә мәчет төзелеше тулы куәтенә дәвам итә. Алга таба часовня да төзеләчәк.
Мәчет төзелеше турында сүз чыккач, оештыручылар иң элек банкта исәп-хисап счеты ача. Кем тели, шул изге эшкә үзеннән өлеш кертә ала. Озак та узмый, беренче взнослар керә башлый. Быел Ураза бәйрәме алдыннан булачак мәчетнең бурасын күтәреп куйдылар.
Төзелешне Чувашия Республикасының Комсомол районы Тукай авылыннан килгән төзүчеләр алып бара.
- Мәчетнең нигез ташларын куеп, бурасын Гает бәйрәменә кадәр үк күтәреп куйган идек. Узган атнада яңадан эшли башладык. Мәчет - Аллаһ йорты салуыбыз белән горурланабыз. Хәзер бер-ике көннән түбә калае кайтачак, түбәсен япкач, манарасын урнаштырачакбыз. Идән, түбә такталары әзер, тәрәзәләргә дә заказ бирелгән, тирә-ягын җыештырасы, рәшәткә тотасы гына кала. Төзелеш материаллары белән тоткарлык булмаса, бер атна эчендә эшне төгәлләргә исәплибез, - ди төзелеш бригадасы җитәкчесе Заһир Зарипов.
Колаңгы станциясендә яшәүче милләттәшләребезнең күптәнге хыяллары тормышка ашырга да күп калмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев