Колаңгыдагы күпфункцияле үзәктә авыл китапханәсе ачылды
Китапханәне ачу тантанасында Колаңгы мәктәбе укучылары, авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре катнашты.
Китапханәгә китап кую киштәләре кайтартылган, китаплар белән үзәк китапханә һәм авыллардагы китапханәләр тәкъдим итте. Алга таба монда да яңа китаплар кайтартыла башлачак. Үзәкләштерелгән китапханәнең 29 нчы филиалы булып исәпләнгән бу китапханәдә эшләүче Ләйсән Варданян Бәли һәм Түбән Колаңгы авылларында яшәүчеләргә урынга барып хезмәт күрсәтә. Шунысы кызык, моңа кадәр Колаңгының беркайчан да үз китапханәсе булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев