Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Коронавируска бәйле рәвештә Кайбычта өлкәннәр өчен “кайнар линия” телефоны эшли

Республиканың барлык районнарында да социаль яклау һәм яшьләр сәясәте органнары катнашында ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм итү өчен волонтерлар отрядлары һәм төркемнәре оештырылды.

Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабка тиешле йөкләмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бирде. Бу эшкә шулай ук иҗтимагый һәм ветераннар оешмалары да җәлеп ителгән.
Безнең районда да ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә ярдәм итү буенча башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова җитәкчелегендә эшче төркем оештырылды. Өлкәннәргә кибеттән азык-төлек, аптекадан врач рецептыннан башка гына дарулар алып кайтып бирүче волонтерлар отряды оештырылды.Азык-төлек, дарулар заказ бирүче акчасына алып кайтыла. Бу эшкә шулай ук ветераннар һәм профсоюз оешмалары, социаль хезмәткәрләр дә җәлеп ителгән.
Ялгыз яшәүчеләргә ярдәм итү буенча “кайнар линия” телефоны эшли башлады. Алар, 8 (84370) 2-10-93 номерына шалтыратып, үзләренең гозерләрен, кибеттән, аптекадан нәрсә алып кайтырга кирәклеге турында шалтыратып хәбәр итә алалар. Бу номерга дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00-12.00 сәгатькә һәм 13.00-17.00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин.
Журналистлар белән очрашуында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова татарстанлыларны өлкән яшьтәге ата-аналарына, туганнарына, ялгыз күршеләренә игътибарлырак булырга чакырды:«Өлкәннәрне ялгыз калдыру безнең традицияләрдә түгел. Өлкән яшьтәге әти-әниләребезнең, күршеләребезнең хәлләрен белеп тору, аларны азык-төлек, дарулар белән тәэмин итү бер дә авыр түгел».
Бу төрле вируслы авыруларны аеруча авыр кичерүче өлкәннәрнең кеше күп булган һәм җәмәгать урыннарына йөрүләрен киметергә мөмкинлек бирәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев