Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Кошларга җимлекләр ясыйбыз” бәйгесендә кем җиңгән?

Татарстанда игълан ителгән Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Кошларга җимлекләр ясыйбыз" бәйгесе узды. Әлеге бәйгенең максаты - укучыларны табигатькә тарту, кошлар дөньясына игътибарын арттыру, әйләнә-тирә мохиткә карата сак караш уяту. Укучылар әтиләре, абыйлары белән бергә матур һәм үзенчәлекле җимлекләр ясаган. Барлык фотоларны да газетага...

Салкыннарда кошларга ризык табуы бик кыен булуын мәктәп укучыларының кечкенәдән белеп үсүе мактауга лаек күренеш. Алтыдагы алтмышта дигәндәй, алар үскәч тә кошлар турында кайгыртачак. Бу хакта укытучылары еш сөйли аларга. Шуңа да мәктәпләрдә сыерчык оялары, җимлекләр ясау буенча бәйгеләр үткәрелә. "Могҗизалы ашханә" номинациясендә Колаңгы, Борындык, Чүти мәктәпләре укучылары Егор Гурнович, Айсылу Әбләизова (җимлеге - рәсемдә), Динар Фәйзрахмановның җимлекләре иң яхшысы иде. Башка номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнде.
«ЭКО» үзәге методисты Сирень Гарифуллинның теләге бер: укучылар мондый акцияләрдә активрак катнашсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кошларга җимлекләр ясыйбыз” бәйгесендә кем җиңгән?