Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина Волгоградтан кайтты
Соңгы елларда авылларны үстерүгә юнәлдерелгән аграр сәясәт агросәнәгать тармагындагы хәлне уңай якка үзгәртергә, җитештерү темпларын арттырырга, кече һәм урта бизнесны үстерергә, читтән инвестицияләр, заманча яңа технологияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.
Россия авыл җирлекләре депутатлары катнашында узган съездда әлеге фикер кызыл җеп булып ятты. "Бердәм Роcсия" партиясенең Югары Советы һәм Генераль Советының киңәйтелгән утырышы кысаларында Волгоградта 4-5 апрельдә узган бу форумда Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да катнашты.
- Татарстан делегациясе составына мине дә кертүләрен белгәч, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Безнең республикадан анда унике генә кеше катнашты бит. Алар арасында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, "Бердәм Россия" партиясенең төбәктәге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев, журналистлар һәм без - Алексеевский, Азнакай, Чирмешән, Кайбыч районнарының авыл җирлекләре башлыклары бар иде. Илебезнең төрле почмакларыннан җыелган ике меңнән артык делегат катнашында узган бу съездда бөтен ил игътибары авыл проблемаларына юнәлдерелде дисәк, һич ялгыш булмас, - диде авыл җирлеге башлыгы.
Лилия Сафинаның делегатлар арасында булуы бер дә очраклылык кына түгел: ул җитәкләгән Кошман авыл җирлеге рейтингта беренче урында бара. Съездның беренче көнендә депутатлар, алты мәйданга бүленеп, авылларга хас төп проблемалар - юллар, мәгариф, мәдәният учреждениеләре төзү һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышкан. Турыдан-туры диалог формасында узган бу сөйләшүдә авыл җирлекләре депутатлары, агробизнес вәкилләре, социаль проектлар җитәкчеләре Россия министрлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән аралаша. Съездда катнашучылар аларга авыл хуҗалыгы һәм авыл тормышына кагылышлы сорауларын бирә.
- Волгоградка барганда Татарстан районнарындагы хезмәттәшләрем белән аралаштык, эшчәнлегебез турында сөйләштек. Ә съезд кысаларында башка төбәкләрдәге авыл җирлекләре башлыклары белән тәҗрибә уртаклаштык. Ул аралашулардан соң шуны аңладым: безнең республикада тормыш шартлары күпкә яхшырак, инфраструктура да үсеш алган. Россиянең авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров чыгыш ясаганда без барыбыз да үз төбәгебез өчен горурланып утырдык. Үз чыгышында ул берничә тапкыр "бай Татарстан" дип кабатлады. Чыннан да, республикабызда төрле федераль программалар уңышлы тормышка ашырыла, күп кенә пилот проектлар нәкъ менә бездә "имтихан" уза, - диде Лилия Сафина.
Кошман авыл җирлеге башлыгы алтынчы мәйданга эләгә. Анда авыл хуҗалыгына кагылышлы дәүләт программаларының аграр сәнәгать комплексы үсешенең нигезен тәшкил итүе хакында кызып-кызып фикер алышалар. Әңгәмә Волгоград янындагы Волжск шәһәренең "Овощевод» теплица хуҗалыгы базасында уза.
- Төрлебез төрле төбәкләрдән булсак та, безне уртак проблемалар борчый. Сорауларның күбесе авыл хуҗалыгы кредитларына субсидияләр түләү, мелиорацияне үстерү, дәүләт ярдәме чаралары турында иде. Яшьләрне авылда калдыру, анда яшь кадрларны җәлеп итү барыбызны да борчый. Мәйданнарда фикер алышулар нәтиҗәләре буенча икенче көнгә план билгеләнде. Бу көнне съезд Россия Хөкүмәте рәисе, «Бердәм Россия" партиясе лидеры Дмитрий Медведев чыгышы белән башланып китте, - дип әңгәмәбезне дәвам итте Лилия Сафина.
Волгоградтагы спорт сараенда узган пленар утырыш съездның иң югары ноктасы була. "Авылны үстерүдә "Бердәм Россия" партиясе әгъзаларына зур җаваплылык йөкләнә, чөнки безнең сафларда торучыларның һәр дүртенчесе авыл җирлегеннән", - дип белдерә үз чыгышында Дмитрий Медведев. Ул авыл белән бәйле ике мәсьәләне кичекмәстән хәл итү бурычын куя: авыл җирендә тормышны тагын да уңайлырак, аграр секторны көндәшлеккә сәләтле итү. Утырышта да шушы проблемаларны хәл итү хакында сүз алып барыла.
- Дмитрий Медведев, Россиядә икътисади хәлнең бик үк җиңел булмавына да карамастан, бер генә аграр программаның да туктатылмаячагын белдерде. Сөт җитештерү тармагына аеруча зур ярдәм булачагын әйтте, - диде съезд делегаты. - Авылларга ярдәм итү "Бердәм Россия" партиясе өчен алга таба да өстенлекле мәсьәлә булып калачак. Аграрийларга күрсәтелүче ярдәм чаралары, кече эшмәкәрлекне үстерү, балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт корылмалары төзү, төзекләндерү буенча бездә максатчан эш алып барыла. Федераль һәм республика программалары ярдәмендә Кайбыч районында да модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, мәдәни үзәкләр сафка баса, юллар төзелә, ремонт эшләре алып барыла. Бу программалар киләчәктә дә гамәлдә булачак. Дмитрий Медведев чыгышыннан күренгәнчә, "Балалар спорты" партия проекты кысаларында авыл мәктәпләрендәге спортзалларга ремонт үткәрелә. Бу максатка ике миллиард сум акча бүлеп бирелә. "Авыл табибы" программасы буенча соңгы ике елда авылларга 12 меңнән артык врач кайткан. Программа тагын да камилләшәчәк: врачларны эшче поселокларга да җибәрә башлаячаклар. Өстәвенә, медицина университетлары тәмамлап кайткан яшь белгечләрне генә түгел, инде тәҗрибә туплаган врачларны да авылга җәлеп итмәкче булалар. Шуңа да бу программада катнашучы табибларның яшен 35 тән 40, 45 яшькә җиткерергә уйлыйлар. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев авылларга юллар төзү буенча федераль программада катнашу шартларының да сыгылмалы булачагын ышандырды. Ул мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларны балалар бакчаларына автобусларда илтеп кую мәсьәләсе каралуын да әйтте. Әйе, дөрес, авылда яшәүчеләр бөтен илне ашата, шул ук вакытта авылга озак вакытлар игътибар булмады.
Лилия Сафина белән ил тоткасы булган авылларның киләчәге турында озак сөйләшеп утырдык әле. Шунысы бәхәссез: Хөкүмәт югарылыгында шулай зурдан кубып сөйләшүнең нәтиҗәсе, һичшиксез, булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев