Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кошман егете солдат формасын салуга форумда булып кайтты

1-5 август көннәрендә алтынчы Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучылар татар дөньясын борчыган мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләде, тәҗрибә уртаклашты.

Әлеге форумга дөньяның төрле кыйтгаларыннан егет-кызлар җыелды. Алар арасында Кошман авылы егете Динар Гатауллин да бар иде. Мәктәптә укыган елларында ук милли көрәштә катнашып, җиңүләр яулап килгән егет, югары уку йортында спорт факультетын тәмамлаганнан соң, Россия Кораллы Көчләре сафларына алынды. Әле июнь аенда гына армиядән кайткан Динар форум эшендә дә актив катнашты. Форумга җыелган яшьләр Казанның тарихи урыннарында булды, татар халкының күренекле кешеләре белән очрашты, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклау турында фикер алышты, бер-берсе белән аралашты, дуслашты. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп кабат Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Тәбрис Яруллинны сайладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошман егете солдат формасын салуга форумда булып кайтты