Кошман мәктәбе укучылары “Белем дөньясы” Бөтенроссия дистанцион конкурсында җиңүгә иреште
Җәй көне Кошман төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары III "Белем дөньясы" Бөтенроссия дистанцион конкурсында катнашканнар. Нәтиҗәләре укучыларны да, укытучыларын да шатландырырлык.
4 сыйныф укучысы Ләйсән Сәгъдиева математикадан 3 урын (җитәкчесе Резидә Сайранова), 5 сыйныф укучысы Эльвира Хәйретдинова 3 урын (җит. Алия Насретдинова), 8 нче сыйныф укучысы Илүзә Вилданова географиядән 2 урын (җит. Илсур Насретдинов) яулаган.
Җиңүчеләргә дипломнарны тантаналы линейкада мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев