Кошман мәктәбен “Татарстан – Яңа гасыр” каналыннан күрсәтәчәкләр
"Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесенең балалар һәм яшьләр каналындагы "Мәктәп" тапшыруы журналисты Роза Әдиятуллина Кошман мәктәбеннән тапшыру әзерләде.
Әбрар Сәгыйди исемен йөртүче мәктәп тормышы турындагы тапшыру эфирга 27 мартта 15.30 сәгатьтә чыга. 30 мартта 9.15 сәгатьтә аны кабатлап күрсәтәчәкләр. Казан журналисты бу көнне авылда узган Нәүрүз бәйрәменең дә шаһиты булды. Тапшыруны карарга онытмагыз. «Яшь ТНВ» кысаларында чыгучы бу тапшыруда Татарстан мәктәпләрендә белем бирүнең торышы, милли мәгариф үсеше, укытучыларның эш тәҗрибәсе, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, мәктәп тормышы киң яктыртыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев