Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Костромада яшәүче Рәшит Мифтахов туган авылы Олы Урсакны төзекләндерү өчен 20 мең сум акча җибәргән

Олы Урсак авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Рузия Тимершина:

- Күпчелек авыл җирлекләрендә референдум әле беренче тапкыр гына үткәрелә, ә безнең анда катнашу тәҗрибәбез бар инде. Быел үткәрелгән реферундумда катнашып, җирлек өчен әһәмиятле олы проблемабызны хәл итә алдык. Хәзер безнең өйләрдә чишмә суы краннан ага.Ул вакытта без вакланып тормадык - һәр йорттан өчәр мең сум акча җыйдык. Быел 2015 ел өчен үзара түләү суммасы - балигъ булган һәр кешедән берәр мең сум. Бу акчага авыл зиратын төзекләндерергә сөйләштек. Яшермим, реферундум турында төрле фикерләр ишетергә, авылларны төзекләндерүне дәүләт һәм бай кешеләр кайгыртырга тиеш, диючеләрне дә очратырга туры килде. Соң, без болай да дәүләт кайгыртуын тоеп яшибез бит инде. Төрле программалар гамәлдә, алар районда уңышлы тормышка ашырыла. Әле менә Олы Урсакта да модульле фельдшер-акушерлык пункты төзергә җыеналар. Үзара түләү акчасына хөкүмәт тә өстәп түли. Авыллардан читтә яшәүчеләр дә үз өлешләрен кертә алалар. Безнең, мәсәлән, Костромада гомер кичерүче авылдашыбыз, мили- мәдәни автономия җитәкчесе Рәшит Мифтахов, 20 мең сум акчасын җибәрде. Ул, авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллинга даими шалтыратып, реферундум нәтиҗәсендә башланган эшләребез белән танышып торды. Рәшит абыйга 80 яшь, мәктәп, мәчеткә гел булыша. Мәктәбебез укытучылары һәм укучылары аның янына кунакка да барып кайтты. Үзе дә авылыбызны сагынып яши. Әнә шулай уртак көч белән максатларыбызга ирешербез дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Костромада яшәүче Рәшит Мифтахов туган авылы Олы Урсакны төзекләндерү өчен 20 мең сум акча җибәргән