Кышкы каникуллар
Яшел чыршылы, Кыш бабай белән Кар кызлы, мандарин исе аңкып торган Яңа ел - балаларның көтеп алган бәйрәме.
Хәзер барлык мәктәпләрдә, балалар бакчаларында Чыршы бәйрәмнәре уза. Ә укучылар кышкы каникулга чыга. Сагынып, көтеп алган каникуллар 30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр дәвам итә. Укучыларның ялын күңелле итеп оештыру максатында барлык урта гомумбелем бирү һәм төп мәктәпләрдә кышкы лагерьлар ачыла, спорт ярышлары уздыру да күздә тотыла. 5 гыйнварда район мәдәният йортында уку алдынгылары, фән олимпиадалары җиңүчеләре, яшь спортчылар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме үткәрелә. Анда барлык мәктәпләрдән 125 укучының катнашуы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев