Кыйммәткә төшүе бар
Бәйрәм төненнән соң сыра белән баш төзәтергә уйлап, 1 гыйнварда иртәдән кибеткә барырга булдыгызмы? Бу ниятегез барып чыкмас, мөгаен.
2013 елның 1 гыйнварыннан "Этил спиртлы, алкоголь спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше, алкоголь продукциясе куллануны чикләүне дәүләт көйләве турында"гы канунга кертелгән үзгәрешләр үз көченә керә. Барлык төр алкоголь продукциясе, шул исәптән сыраны төнге сәгатьләрдә, ягъни 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр сату тыела. Стационар булмаган сәүдә объектларында аны сату бөтенләй тыелган. Районда ике эшмәкәр моның өчен административ җаваплылыкка тартылган инде. Аларның беренчесе исерткеч эчемлекне сату сәгате турындагы кагыйдәне бозган, икенчесе 5 процентлы сыраны стационар сәүдә объектында саткан. Әлеге төр хокук тәртибен бозган өчен урындагы затларга 3-4 мең, юридик затларга 30-40 мең сум штраф сугыла. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының әйдәүче белгеч-эксперты Анна Гыйләҗева фикеренчә, шәхси эшмәкәрләр үзләренә дә, контрольләүче органнарга да проблемалар китереп чыгарырга тиеш түгел. Законны белмәү җаваплылыктан азат итми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев