Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Күз врачы – мәктәпләрдә

Район үзәк сырхауханәсендә озак еллар күз врачы юк иде. Узган ел биредә офтальмолог булып Айсылу Нигъмәтуллина эшли башлагач, үзебезнең җирлектә дә күз авыруларын уңышлы дәвалый башладылар.

Яшь белгеч мәктәп укучылары арасында күз авыруларын ачыклау, балаларда күзәтелә торган күз авыруларын профилактикалау максатында мәктәпләрдә дә тикшерүләр уздыра. Аерым алганда ул Борындык, Кошман, Кече Мәме, Мәлки, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Зур Подберезье, Федоровское, Олы Кайбыч мәктәп­лә­рендә белем алучы 806 укучының күзен тикшергән. Нәтиҗәдә, 219 укучыда төрле күз авырулары ачыкланган, аларга дәвалау курсы билгеләнгән. Хуҗа Хәсән­дә - 51, Иске Тәрбит, Зур Подберезьеда - 41әр, Олы Кайбычта - 27, Федоровскоеда 23 балада авыру табылган, Кече Мәмедә - 4, Борындыкта - 7, Мәлкидә 12 балада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күз врачы – мәктәпләрдә