Лаеш районында оештырылган “Йолдызлы десант” палаталы лагеренда Кайбычтан балалар ял итеп кайтты
Район мәктәпләреннән биш бала Лаеш районында оештырылган "Йолдызлы десант" палаталы лагеренда ял итеп кайтты.
Әлеге лагерьны Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы республика балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы оештыра. Райондагы комиссиянең җаваплы секретаре Гөлнара Нәфыйкова хәбәр иткәнчә, бу лагерьда 12-18 июньдә Олы Подберезье мәктәбеннән өч, Олы Кайбыч мәктәбеннән ике укучы ял итте. Укучыларга юлламалар бушлай бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев