Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Җәлил хәзрәт Фазлыев Олы Кайбыч мәдәният йортында вәгазь кичәсендә катнашты

Сиңа начарлык эшләсәләр, яхшылык белән җавап бир. Телең белән дә, кулың белән дә берәүне дә рәнҗетмә. Булганына шөкер итәргә, зарланмаска, кирәкмәгән җиргә тыгылмаска өйрән, тиешсез урында акыл сатма. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Олы Кайбыч мәдәният йортында узган вәгазь кичәсендә күңелләребезне сафландырырлык үгет-нәсыйхәтне күп бирде безгә.

Вәгазь кичәсенең тулы заллар белән узуы үзе үк шатлыклы күренеш. Халыкны бүгенгедәй ыгы-зыгылы тормыштан ае­рып, әнә шундый тәрбияви кичәләр уздыруларына шатланырга гына ки­рәк. Кичәгә Олы Кайбычтан гына түгел, тирә-күрше авылларда яшәүчеләр дә, авыллардагы имамнар да килгән иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да вәгазь кичәләрен бер дә калдырмыйча йөри. Мөхтәсибебез Дамир ха­җи Гыйниятуллин Коръән укыганнан соң, сүз Җә­лил хәзрәткә бирелде.

- Җир йөзендәге иң мө­һим мәсьәләләрнең берсе - акыллы, иманлы балалар тәрбияләү. Бүген кайбе­рәүләрдән яшьләр тәрбиясез, тәртипсез, ди­гән сүз­ләрне ишетергә туры килә. Арада шундыйлар бар икән, димәк, без бала тәр­бияләү буенча бурычыбызны тиешенчә үтәмәгән­без, - ди­де ул. - Илебезне, авылларыбызны, милләтебезне саклар өчен без иң элек динебезне сакларга тиеш. Совет чорында мең­ләгән мәчетләр сү­тел­гән, манаралары кисел­гән. Җитмеш елдан артык халкыбыз динсезлеккә дучар ителде. Хәзер дин­гә ирек бирелде, авылларда мәчетләр салынды. Пәй­гамбәребез әйтүенчә, балага кечкенәдән үк ди­ни тәрбия бирергә ки­рәк.

Җәлил хәзрәт вәгазьләрендә ата-ана һәм бала арасындагы мөнәсә­бәт­ләр, гаиләләрне саклап калу, нәсел шәҗәрәсен белергә, нәселдәге күр­кәм кешеләр турында балаларыбызга сөйләргә тиешлегенә дә тукталды. Эчкечелек, тәмәке тарту кебек яман гадәтләр дә борчый аны.

- Җан саклау өчен ризыгың хәләл булсын. Хәләл көч белән тапкан малны сакларга кирәк. Димәк, без сакларга тиешле иң мөһим нәрсәләр - дин, нәсел, җан һәм мал. Хә­ләл көч белән мал табар өчен, балаларга яшьтән һөнәр өйрәтергә тиешбез. Алар йорт эшләрен белеп үсәргә, һәркем үз вазифасын төгәл үтәргә тиеш, - дип сүзен тәмамлады Җәлил хәзрәт.

- Бүгенге вәгазь кичәсендә без күп нәрсәләргә төшендек. Билгеле, дин бер кайчан да начарлыкка өйрәтми. Совет чорында да авылларда дин, ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләр сакланган. Хәзер без яшь буынны дингә тарту өчен барысын да эшләргә ти­еш. Авылларда балаларга дин сабагы биргән имамнарыбызга, мөслимәләребезгә, бүген безгә үтем­ле итеп вәгазь сөй­ләгән Җә­лил хәзрәткә халык исеменнән рәхмәт белдерәм, - диде Альберт Рәхмәтуллин кичәгә йомгак ясап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җәлил хәзрәт Фазлыев Олы Кайбыч мәдәният йортында вәгазь кичәсендә катнашты