Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Лизинг-грант”ка акча отучылар Кайбычта да бар

Безнең район авылларның социаль йөзен үстерүдәге программаларда актив катнаша башлады. Ул прогаммаларның Кайбыч кебек дотациягә яшәүче районнар өчен файдасы зур.

Узган ел Кайбыч Татарстанда эшмәкәрлекнең кече һәм урта төрләрен үстерү буенча федераль программада актив катнашты. Рәсми партнеры республиканың кече бизнес буенча лизинг компаниясе булган "Лизинг-грант" программасында безнең районнан алты эшмәкәр катнашырга теләк белдерде. Аларның барысы да шушы конкурста җиңеп чыкты. Конкурс шартлары буенча җиңүчеләргә кирәкле техника сатып алу өчен дәүләттән субсидия бирелде. Ул- техника бәясенең 45 проценты күләмендә. "Лизинг-грант" ярдәмендә крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчеләре- Кече Кайбычтан Фәрит Зиннуров- бульдозер-экскаватор, Колаңгыдан Рамил Нәҗмиев, Мәлкидән Артур Акрымов, Александр Шпаков- "МТЗ" тракторлары, Кече Кайбычтан эшмәкәр Фәннүр Нигъмәтҗанов йөк машинасы сатып алды. Ә икмәк пешерү комбинаты икмәк пешерү җиһазлары һәм авторанспортка ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Лизинггрант”ка акча отучылар Кайбычта да бар