Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Лизинг–грант” программасына документлар кабул ителә

Татарстан Республикасында ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан үткәрелүче "Лизинг-грант" программасы буенча бәйгегә документлар кабул итү дәвам итә. Бәйгегә сайлап алу тәртибе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы рәсми сайтының "Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше һәм аңа ярдәм итү", "Эшмәкәрлеккә ярдәм итү программалары", "Лизинг-грант программасы" бүлекләрендә урнаштырыла.

Әлеге программа буенча керемнең 30 проценты авыл эшмәкәрләре, гаилә хуҗалыкларын үстерүгә юнәлдерелә. Безнең илдә һәм чит илдә җитештерелгән техника һәм җиһазлар лизингка 1-5 елга лизинг килешүе буенча түләүләрне субсидияләү юлы белән бирелә. Субсидияләр түбәндәгеләргә карала:

- конкурска заявка биргән вакытка теркәлү срогы 1 елдан кимрәк эшмәкәрлек субъектларына - лизинг килешүе суммасының 45 проценты күләмендә, әмма 1 миллион сумнан артык түгел;

- конкурска заявка биргән вакытка теркәлү срогы 1 елдан артыграк эшмәкәрлек субъектларына - лизинг килешүе суммасының 30 проценты күләмендә, әмма 3 миллион сумнан артык түгел.

Программада, крестьян (фермер) хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын да кертеп, эшчеләре 250 кешедән артмаган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары катнашу хокукына ия.

Барлык сораулар белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгындагы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү департаментының финанс-хокукый консультацияләр бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Телефон: 8(843)524-90-90. Адрес: 420021, Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Лизинг–грант” программасына документлар кабул ителә