Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Максат – җәйге мөмкинлекләрдән файдалану

Бүген Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районның аграр хуҗалыкларында булып, басу-кырларда иген культураларының үсеше белән танышты.

Муниципалитет җитәкчесе Альберт Илгизәрович авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рифкать Басыйров белән берлектә "Гөбенә", "Алтын кырлар" җәмгыятьләрендә белгечләр, авыл хезмәтчәннәре белән очрашты. Анда үсемлекләрне корткычлардан, чүп үләннәреннән саклау, аларга каршы төрле чаралар күрү, терлек азыгы әзерләү, терлекчелек тармагын табышлы итү, җәйге мөмкинлекләрдән тулырак файдаланып калу хакында сүз алып барылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы Кайбыч районы хәбәрләре