«Мастер-класс» бәйгесендә җиңде
Россиякүләм "Мастер-класс" бәйгесенең район турында Бәрлебашы төп гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Миңнуллина беренче урынны яулады.
Икенче урында - Колаңгы төп мәктәбе укытучысы Равилә Гаффарова, өченчедә - Олы Кайбыч мәктәбеннән Алсу Гайнетдинова. Иҗади эшләүче укытучыларның хезмәтен бәяләү, татар теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, аларның ролен күтәрү, алдынгы тәҗрибәне барлау һәм тарату максатында татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында үткәрелүче бәйгенең республика этабында катнашу өчен җиңүче Фәридә Фәритовнаның "Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем" дигән темага презентациясе белән үзе үткәргән "Мастер-класс"ның видеоролигы һәм дәрескә методик аңлатмасы Казанга юлланды. 28 март көнне ул башкалада республика этабында катнашып кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев