Математика – җитди фән
Районыбыз мәктәпләренең математика укытучылары дәресләрен тагын да нәтиҗәлерәк итү юлларын өйрәнә. Октябрьнең соңгы көнендә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә узган район киңәшмәсендә алар шул хакта фикер алышты.
Киңәшмәдә катнашучы педагоглар әлеге мәктәпнең югары квалификацияле укытучылары үткәргән ачык дәресләрдә булды. Математика укытучылары Ләлә Гарәфетдинова, Фәния Зиннурова, Миләүшә Сибгатуллиналар, мультимедиапроектлар һәм нетбуклардан файдаланып, дәрес уздырды. Мәктәпнең информатика укытучысы Регина Чәчәкова "Математика дәресләрендә нетбуклардан файдалану" дигән темага мастер-класс күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев