Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Механизаторлар – парта артында

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хуҗалыклардагы механизаторларның белемен күтәрүгә зур игътибар бирә.

Аларның һөнәри осталыкларын арттыру максатында 3 февральдә 135 нче һөнәр училищесы базасында кыска сроклы укулар оештырылды. Барлыгы 20 дән артык механизатор белемен күтәрде. Алар уку барышында быелгы елга эш планнары, чәчү структурасы белән танышты, авыл хуҗалыгы техникасын агрегатлаштыру турында сөйләште. Мондый укулар ай дәвамында җәмгыятьләрдәге механизаторлар өчен дә оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 135 нче һөнәр училищесы механизаторларның белемен күтәрү