Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Миләшкәй»дә киләчәк тәрбияләнә

Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасы 6 августта ремонтка ябылган иде. 5 сентябрьдә ул кабат нәниләр өчен ишекләрен ачты.

Бу көнне сабыйлар балалар бакчасына тәрбиячеләренә бүләккә дип чәчәк бәйләмнәре белән килде. Төрле төстәге аллы-гөлле шарлар белән бизәлгән, яңартылган балалар бакчасында тәрбияче апалары шатланып каршы алды аларны. Биредә балалар өчен уңай шартлар тудырылган. Төзүчеләр бинаның тү­бәсен, тәрәзәләрен, ишекләрен алыштырган, санузел бүлмәсе дә ремонтланган. Иртәгә балалар киләсе көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кабат биредә булды һәм ремонт барышыннан канәгать калуын белдерде. "Миләшкәй"нең җитәкчесе Сәвия Тимуршина әйткәнчә, хәзер монда 121 бала йөри, тагын 25 баланы урнаштырыга гариза бар. Балалар бакчасы үзе 140 урынга исәпләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Миләшкәй” балалар бакчасы