Мөһим мәсьәләләр – Президент контролендә
29 сентябрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында министрлыклар, ведомстволар, муниципалитетлар җитәкчеләре катнашында видеорежимда киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә торак йортлар, мәгариф объектлары, юллар ремонтлау, фельдшер- акушерлык пунктлары төзү, чиста су программасын тормышка ашыру, торак йортларга җылылык җибәрү, күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү мәсьәләләре күтәрелде.
ТР Дәүләт төзелеш инспекциясе начальнигы Сергей Крайнов әйтүенчә, республика буенча капиталь ремонт эшләре үткәрелүче йортлардан РФ Хөкүмәте карары нигезендә мәгълүматлар ачык булырга тиеш. Ләкин төзелеш алып баручы компанияләрнең барысы да эш барышы турындагы мәгълүматны тулысынча ачып бетерми.
29 сентябрьгә Татарстанда 2910 йортта җылылык юк. Бу хакта киңәшмә барышында ТР төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Аның әйтүенчә, 3078 котельныйның 3067 сендә җылылык җибәрелгән, бу 99,6 процент тәшкил итә. Ул шулай ук республика мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, социаль-мәдәни объектларга җылылык җибәрелүен хәбәр итте. "Җылылыкны җибәрү - төп мәсьәлә", - дип ассызыклады Президент.
Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сүзләренә караганда, ТР муниципаль берәмлекләре региональ ведомствоара электрон багланышлар системасында актив эшли башлаган. "Бу атнада әлеге система ярдәмендә күрсәтелгән хезмәтләр сыйфатын анализлаганнан соң, система ТР дәүләт хакимиятенең барлык органнары тарафыннан файдаланыла", - диде министр.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов әйтүенчә, район мәктәпләре, балалар бакчаларының барысына да, район үзәк сырхауханәсенә, социаль-мәдәни объектларга җылылык җибәрелгән. Шулай да, төрле сәбәпләр аркасында 4-5 авылда клубларга җылылык җибәрелмәгән. Бу мәсьәлә шушы көннәрдә хәл ителәчәк. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге мөһим мәсьәләне үзенең ныклы контролендә тота. Иске Тәрбит авылында да модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә башлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев