Мәктәп еллары онытылмый
"Кайбычагромхимсервис" җәмгыяте коллективы Федоровское мәктәбе белән тыгыз элемтәдә яши.
Оешма җитәкчесе Фәргать Сибгатов быел да Белем көнендә беренче класс укучыларына бүләкләр таратты. Балаларның шатлануларын күрсәгез иде сез! Фәргать Хәлилович үзе дә шушы мәктәптә белем алган. Мәктәп директоры Михаил Серяков агрохимкларның даими спонсорлык ярдәме күрсәтүләрен киләчәк турында кайгырту дип бәяли. Әлеге мәктәпне төрле елларда тәмамлап, югары урыннарда эшләүче чыгарылышлар мәктәпне дә, ветеран укытучыларны да онытмый. Аларның үзләре канат ныгыткан уку йорты белән тыгыз элемтәдә яшәүләре шуны раслый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев