Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мәктәп укучылары хәрби җыенга җыелды

Егетләрне хәрби хезмәткә мәктәптән үк тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә әзерли башлыйлар. Унынчы класстан соң, ел саен майның соңгы көннәрендә хәрби җыенга җыелалар. Дәресләрдә өйрәнгәннәрен практикада күрсәтәләр, төрле нормативларны үтиләр. Быел да егетләр тормыш иминлеге нигезләре укытучылары белән бергә Олы Кайбыч авылы янындагы урман читендә палаткалар корды. Монда район мәктәпләреннән 37...

Егетләрне хәрби хезмәткә мәктәптән үк тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә әзерли башлыйлар. Унынчы класстан соң, ел саен майның соңгы көннәрендә хәрби җыенга җыелалар. Дәресләрдә өйрәнгәннәрен практикада күрсәтәләр, төрле нормативларны үтиләр.

Быел да егетләр тормыш иминлеге нигезләре укытучылары белән бергә Олы Кайбыч авылы янындагы урман читендә палаткалар корды. Монда район мәктәпләреннән 37 укучы җыелды. Өч көнлек хәрби җыен барышы белән танышырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, "Кайбыч" полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин да килде. Биредә нәкъ хәрбиләрчә: лагерьга керү юлында ике егет контроль үткәрү пунктында кизү тора, чит кешеләр рөхсәтсез керә алмый. Медик Ирек Әхмәтов егетләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү тәртибен аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәп укучылары хәрби җыенга җыелды

2
X