Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мәүлид ашы – күркәм йола

Мәүлид аенда Пәйгамбәребезне ис­кә алу йөзеннән мөселман дөньясында төрле чаралар үткәрелә. Кичә Чүти авылы мәхәлләсендә дә бу уңайдан Мәүлид ашы уздырылды.

Чүти авылы мәчете имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Вилданов оештырган бу мәҗлестә Пәйгамбәрнең тормыш юлындагы вакыйгалар, риваятьләр һәм хәдисләрне искә алдылар. Чарада мәхәллә аксакаллары һәм Кайбыч район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин катнашты. Мәҗлесне оештыруга иганәчеләр Рафаэль Щукин, Дамир Шәрәфетдинов, Фаилә Гайнуллина, Фәрит Хөснетдинов, Марсель Шәрипов матди ярдәм күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәүлид ае